https://tnv.ru
25 Сентябрь 2023, 13:29
86
0
Нәкъ бер ел элек без бу вакытта өлешчә мобилизация шаукымы белән яши башлаган идек. Беренче повестка, беренче югалып калу, беренче озатулар. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң тәүге хәрби җыен булды.
Владимир Путин карары белән игълан ителгән кампания — 28нче октябрьгә кадәр барды һәм Оборона министрлыгы мәгълүматы буенча — 300 мең кешегә кагылды. Инде 365 көн аларның гаиләләре я кайтуын көтеп, я кайтмавын белеп — сагынып яши.
Бу ел дәвамында алар көндәлек мәшәкатьләрне ялгызы кичерергә өйрәнде. Алар — бәхетле көнем дип — улы я ире исән булып, телефоннан шалтыраткан көнне атыйлар. Кемдер йөрәк ярсуын басар өчен үзе кебек хәлдә калганнар белән берләшә, гуманитар ярдәм җыя. Гадәти тормыш белән беррәттән әнә шундый параллель икенче тормыш дәвам итә. Өлешчә мобилизация икегә бүлгән язмышлар турында Рания Абдрахманова.

Бүлешергә
Комментарии 0