Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Владимир Путинның туган көне уңаеннан автопробег узачак

Иртәгә Владимир Путинның туган көне уңаеннан автопробег узачак

https://tnv.ru

06 Октябрь 2023, 09:58

218

0

Иртәгә Владимир Путинның туган көне уңаеннан автопробег узачак
Шимбә көнне, 7 октябрь 9:30 сәгатьтә, Россия лидеры Владимир Путинның туган көненә багышланган «Путин командасы» автоузышы старт ала. Россия Президенты Владимир Путинга иртәгә 71 яшь тула.

Маршрут Ямашев проспектыннан Җиңү паркына кадәр сузылачак. Чарада катнашучыларның автомобильләрен наклейкалар һәм флаглар белән бизәргә ниятлиләр.

Маршрут ахырында махсус операция зонасына гуманитар йөк җибәрергә планлаштыралар. Ярдәм итәргә теләүчеләр сугышчылар өчен кирәкле әйберләр — дарулар, кием-салым, азык-төлек һәм башкаларны тапшыра ала.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров