Онлайн трансляция

Свернуть

Сөембикә манарасы 1 меңлек акчада урын алачак

Сөембикә манарасы 1 меңлек акчада урын алачак

https://tnv.ru

17 Октябрь 2023, 10:20

119

0

Сөембикә манарасы 1 меңлек акчада урын алачак

Якын арада Россиядә кулланылышка яңартылган 1 һәм 5 мең сумлык купюралар кертәчәкләр. Кичә Мәскәүдә - аларның нинди булачагын күрсәттеләр.

1 меңлек кәгазь акча Идел буе халыкларының көнкүреше һәм мәдәниятен чагылдырачак. Аның бер ягында Түбән Новгород күренешләрен сурәтләргә ниятлиләр. Икенчесендә Казанның тарихи объектлары урын алачак. Татарстан республиканың һәм татар халкының дәүләтчелек тарихы музее, шулай ук Кремльдәге Сөембикә манарасы. Моңарчы акчаларда Республикадан һәйкәлләрнең сурәтләнгәне юк иде әле.

Фото: cbr.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров