https://tnv.ru
25 Октябрь 2023, 10:50
178
0
Татарстаннан — махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашучыларга һәм кайбер башка категория хәрбиләргә җир бирә башларга мөмкиннәр. Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шундый тәкъдим әзерләгән. Бу турыда министр Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Сүз 10 сутый участок турында бара. Аның шартлары әле карала гына, әмма шунысы билгеле — тәртибе күп балалы гаиләләрнекенә охшаш булачак.
Әлегә закон проекты тикшерелә. Ул Дәүләт Советына җибәрелгәч, ел ахырына кабул ителергә дә мөмкин, диләр. Кичә Хөкүмәт йортында — гомумән җир һәм аны теркәү белән бәйле яңалыкларны бәян иттеләр.

Бүлешергә
Комментарии 0