Онлайн трансляция

Свернуть

"Слово пацана" сериалында Маратны уйнаган Рүзил Минекаев: "Хәзерге яшьләр башка тәрбия алган"

"Слово пацана" сериалында Маратны уйнаган Рүзил Минекаев: "Хәзерге яшьләр башка тәрбия алган"

https://tnv.ru

06 Декабрь 2023, 15:32

310

0

"Слово пацана" сериалында Маратны уйнаган Рүзил Минекаев: "Хәзерге яшьләр башка тәрбия алган"
Медиа киңлектә күп кенә шау-шу чыгарган "Слово пацана" сериалында Марат ролен уйнаган Рүзил Минекаев ТНВ каналында чыгучы "Таяну ноктасы" тапшыруында әлеге фильмга карата үз фикерен әйтте.

Рүзил сериал авыр чорга туры килгән 80-90 елларны берничек тә матур яктан күрсәтә алмый, хәзерге яшьләр башка тәрбия алган дип саный.

Әгәр дә без еш бирелә торган сорауга әйләнеп кайтабыз икән, сериал берничек тә ул авыр чорны романтизмлый алмый. Хәзерге яшьләр башка тәрбия алган. Мәсәлән мине алсак, ә мин үземне яшьләр рәтенә кертәм, беркайчан да көчләүне аңламадым һәм дорфалыкка каршы идем. Берәр нәрсә килеп чыкса да, мин сөйләшү яклы. Хәзер барысы да шундый тәрбия алган дип уйлыйм. Бергә төркемнәргә җыелышырга һәм кемнедер кыйнарга яки сугыш чыгарырга беркемнең дә башына килмәс дип уйлыйм", - дип сөйләде актер ТНВ эфирында.

Тапшыру 22.11.2023 яздырылды.







Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров