https://tnv.ru
07 Декабрь 2023, 10:44
397
0

Брянскта 14 яшьлек укучы мәктәпкә мылтык белән килә. Ул үз-үзен үтергәнче берничә тапкыр атырга өлгерә, дип хәбәр итә җирле УМВД матбугат хезмәте.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, укучыларның берсе гимназия бинасына утлы корал алып килә һәм берничә тапкыр ата, нәтиҗәдә өч кеше зыян күрә. Шуннан соң кыз үз-үзенә кул салган", - диелә ведомство хәбәрендә.
Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн хәбәр иткәнчә, кыз мәктәпкә «Бекас-3» ау коралын алып килә. Ике кеше үлә, шул исәптән атыш оештырган кыз да. Барлыгы 4 кешегә зыян килгән.
Фото: t.me/Hinshtein

Бүлешергә
Комментарии 0