Онлайн трансляция

Свернуть

"Иванушки", Хабиб һәм Ваня Дмитриенко: "Гаилә белән сайлыйбыз" фестиваленең хедлайнерлары билгеле

"Иванушки", Хабиб һәм Ваня Дмитриенко: "Гаилә белән сайлыйбыз" фестиваленең хедлайнерлары билгеле

https://tnv.ru

12 Март 2024, 09:45

17 март "Ак Барс Арена" каршында "Гаилә белән сайлыйбыз" фестивале узачак. Аның хедлайнерлары җырчы Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого» һәм «Кармен» музыка коллективлары, шулай ук Ваня Дмитриенко булачак.

Фестиваль 12:00 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр узачак, Россия Президентын сайлауда тавыш биргән казанлылар өчен керү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты Аппараты башлыгы Булат Алеев.

15-17 нче март көннәрендә Россиядә ил президентын сайлаулар узачак. Казанда сайлауларга 466 участок (31 е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында) әзерләнгән һәм тиешенчә җиһазландырылган.

Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк, дип яза шәһәр мэриясе.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Фото: https://vk.com/vanya_dmitrienko

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар