https://tnv.ru
22 Апрель 2024, 14:21
1581
0
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстанда бәреп төшерелгән пилотсыз аппарат белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.
«Гражданнарның иминлеге — безнең төп бурыч. Хәлне тотрыксызландыруның теләсә нинди омтылышын туктату өчен барлык чараларны да күрү мөһим. Хәл контрольдә, ялган борчулар тудырырга кирәкми. Ә безгә барыбызга да игътибарлы булу сорала», — дип белдерде Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 17 апрельдә Татарстан җирлегендә пилотсыз аппарат бәреп төшерелде. Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Новгород аэропортлары дроннар һөҗүме куркынычы аркасында ябылып торган иде.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0