Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә нинди җиләк-җимешләргә бәя төшәчәген әйттеләр

Россиядә нинди җиләк-җимешләргә бәя төшәчәген әйттеләр

https://tnv.ru

24 Май 2024, 12:08

887

0

Россиядә нинди җиләк-җимешләргә бәя төшәчәген әйттеләр
Россия кибетләрендә кура җиләге, күк җиләге (голубика) һәм төче чиягә (черешня) бәяләр җәй көне төшәргә мөмкин. Бу хакта «Москва 24» порталы мөхәррире белән әңгәмәдә Җиләк ерлеге директоры Ирина Козий хәбәр итте.

Козий әйтүенчә, югарыда күрсәтелгән җиләкләргә бәяләр, Россиядә җыелган уңыш читтән кертелгәнен алыштыргач кимиячәк. Бу июль ахыры-август башы.

Моннан тыш, җәй көне Россия Федерациясендә яки дус илләрдә үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр арзаная. Бу хакта икътисадчы Никита Масленников белдерде. Аның сүзләренчә, илдә бөртекле уңыш яхшы булса, тавык һәм йомырка бәяләренең бераз төшүе ихтимал.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар