Онлайн трансляция

Свернуть

Махсус операциядә яраланган халык артисты хәрбиләргә 3 миллион сум акча биргән

Махсус операциядә яраланган халык артисты хәрбиләргә 3 миллион сум акча биргән

https://tnv.ru

28 Май 2024, 09:49

3234

0

Махсус операциядә яраланган халык артисты хәрбиләргә 3 миллион сум акча биргән
Хәрби бурычларны үтәгәндә яраланган һәм бирелгән 3 миллион сум күләмендә компенсацияне Башкортстан Республикасының халык артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрергә карар кылган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Хәзерге вакытта ул 20 көн туган ягында дәвалана. Радик Динәхмәтов медицина взводында хезмәт куя. Халык артисты хәрбиләрнең алгы сызыкта алган яралары белән чагыштырганда, җәрәхәтләре бик аз дип саный.

Радик акчаларны Республика башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән бергә «Башкортостан» полкының медицина ротасы өчен пилотсыз аппаратлар һәм башка җиһазлар, ә калган суммага Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үреп йөрүче волонтерлар өчен кирәкле материаллар сатып алуга кирәк дип тапканнар.

Фото: соц.сети


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров