Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада беренчеләрдән булып, алкомаркетлар реформасына алындылар

Түбән Камада беренчеләрдән булып, алкомаркетлар реформасына алындылар

https://tnv.ru

10 Июнь 2024, 14:44

47

0

Түбән Камада беренчеләрдән булып, алкомаркетлар реформасына алындылар
Түбән Кама Республикада беренчеләрдән булып, алкомаркетлар реформасына алынды. Беренче аен эшмәкәрләр яңа шартларда эшли.

Аракы белән сыра сатучы кибетләр балалар бакчасы һәм мәктәпләргә якын булмасын дип, араны башкача исәпли башладылар. Закондагы 50 метр кала. Әмма, ул элеккечә сату урынының ишегеннән түгел, ә бинаның диварыннан ук санала башлый. Торак йорт, я булмаса сәүдә үзәкләрендә урнашкан кибетләр өчен кагыйдә үзгәрә.

Бу адымга шәһәр җитәкчелеге хәлне җитди анализлагач алынган. Санап карагач, Түбән Камада аракы кибетләренең социаль учреҗдениеләрдән дә артык булуы ачыклана. 312 урында аракы саталар. Тагын шуның кадәрендә сыра агызып бирәләр. Халык балаларның киләчәге, генофонд турында чаң суга башлаган. Бу яңалыкны эшмәкәрләр ничек каршы алды һәм карар вәзгыятне үзгәртә алырмы? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров