Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада ир-егетләрне СВОга озаттылар

Түбән Камада ир-егетләрне СВОга озаттылар

https://tnv.ru

19 Июнь 2024, 10:22

384

0

Түбән Камада ир-егетләрне СВОга озаттылар

Түбән Камада чираттагы ир-егетләрне СВОга озаттылар. Алар июньдә Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Башта хәрби частьтә өйрәнүләр узачаклар, аннары хзмәт зонасына китәләр. Кемдер контракт төзер өчен эшеннән ял алган, кемдер күптән җыенып йөргән дә, хәзер шундый карарга килгән. Без булмасак, хәрби бурычны кем үтәр? ди алар. Туганнар, дуслар белән бергә хәер-фатиханы дин әһелләре дә бирде. 


Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр 700 000 сум ала. Шәһәрләр, районнар һәм предприятиеләрдән түләүләрне исәпкә алганда, сумма миллионга җитәргә мөмкин. Заманча кием бирелә.

Республикадан 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, контрактчы була ала.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров