Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәннән контрактчы «Дамирыч»: "Илемә куркыныч янаганда, өйдә кала алмадым"

Яшел Үзәннән контрактчы «Дамирыч»: "Илемә куркыныч янаганда, өйдә кала алмадым"

https://tnv.ru

20 Июнь 2024, 17:38

276

0

Яшел Үзәннән контрактчы «Дамирыч»: "Илемә куркыныч янаганда, өйдә кала алмадым"
"Яшел Үзән" газетасы узган елның 23 июнендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операциягә үз теләге белән киткән һәм хәзер беренче тапкыр ялга кайткан яшел үзәнле Дамир Нигъмәтуллин белән әңгәмә уздырган.

Хәзер ул Луганск өлкәсендә артиллерия взводында хезмәт итә. Ялга беренче тапкыр кайтуына карамастан, яңадан китәргә ашыга, хезмәттәшләренә ярдәм кирәген яхшы аңлый. "Кайтып әлләни зур эшләр башкармасам да, ял итәргә өлгердем. Үзем монда, ә күңелем белән анда мин". - дип сөйләгән ул.

– Блиндажларда яшибез. Кыен түгел, ел әйләнәсе саф һавада. Кыш анда салкын түгел, түзәрлек. Киемнәр, корал – җитәрлек. Ә уңайлырак киемне үзебез дә алабыз. Ашау-эчүләргә дә зарланырлык түгел, – ди ул. – Сирәк кенә эләккән ялларда күрше поселокка барып ит сатып алып, шашлык ясаган чаклар була. Гуманитар ярдәм дә килә. Әмма безнең бөтен әйбер бар, көнкүреш җайланган. Түләүләр вакытында килә. Контрактны Оборона министрлыгы белән турыдан-туры төзегәнгә күрә, минем Татарстаннан түләүләр юк. Безнең 37нче полкта хезмәттәшләрнең күбесе Татарстаннан.

Дамир Нигъмәтуллинның өч баласы бар.

Фото: yashel-uzan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров