Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга мошенникларның яңа алдау ысулын сөйләделәр

Татарстанлыларга мошенникларның яңа алдау ысулын сөйләделәр

https://tnv.ru

02 Июль 2024, 17:26

787

0

Татарстанлыларга мошенникларның яңа алдау ысулын сөйләделәр
Россиялеләргә мошенниклар кулланган алдауның яңа ысулы турында сөйләделәр. Алар үзләрен кәрәзле элемтә операторлары хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм системада булган өзеклек турында хәбәр итәләр. Бу хакта РИА Новостига МТСның «Защитник» продукты директоры Андрей Бийчук сөйләгән.

"Сезгә кеше шалтырата, оператор хезмәткәре булып таныштыра < > > Мошенник сезнең элеккеге тарифыгыз үзгәрде һәм инде эшләми, ә аның урынына яңа, кыйммәтрәк тариф тоташтырылган, ди», - дип аңлатты Бийчук.

Шуннан соң мошенник элеккеге тарифны кире кайтарырга ярдәм итәргә тәкъдим итә һәм оператор абонентының шәхси кабинетына керү мөмкинлеген сорый. Шулай итеп, мошенниклар кредитлар яки микрозаймнар рәсмиләштерә, шулай ук банк счетларына яки башка аккаунтларга керә ала.

Сакланыр өчен сөйләшүне тәмамларга һәм үз операторыңа компания сайтында күрсәтелгән рәсми номерга шалтыратырга киңәш ителә. Моннан тыш, мошенниклар җибәрә алган сылтамалар буенча күчеп, аларга үз логиннарын һәм парольләрен әйтергә ярамый.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров