Онлайн трансляция

Свернуть

Төрле уен коралларында чыгыш ясаучы 13 яшьлек Ранель Сафин "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашачак

Төрле уен коралларында чыгыш ясаучы 13 яшьлек Ранель Сафин "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашачак

https://tnv.ru

08 Июль 2024, 14:39

63

0

Төрле уен коралларында чыгыш ясаучы 13 яшьлек Ранель Сафин "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашачак
Төрле уен коралларында чыгыш ясаучы 13 яшьлек Ранель Сафин "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында катнашачак.

15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.

Гитара, бәрмә уен кораллары, саксофон, пианино - бу инструментларны безнең герой балачакта ук үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә башлый.

Бу көнне турыдан-туры кушылулар Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Лениногорск шәһәрләреннән дә каралган. Телемарафонда “Безнең геройлар” циклы кысаларында төшерелгән фильмнар, шулай ук безнең хәбәрчеләрнең СВО зонасында әзерләнгән репортажлары күрсәтеләчәк.

Хәрбиләрнең гаиләләре, Россия Геройлары, республика батальоннары көрәшчеләре, волонтерлар үз тарихларын сөйләячәк. Эфирга “Боргар радиосы” һәм башка телеканаллардан да кушылулар булачак. Трансляцияне ТНВның “Вконтакте” рәсми төркемендә, шулай ук TNV.RU сайтында карый алачаксыз.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 31 июленә кадәр Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән һәркем берьюлы миллион ярым сумга кадәр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров