Онлайн трансляция

Свернуть

Дамир Исхаков: "Татарларга камасутра кирәк"

Дамир Исхаков: "Татарларга камасутра кирәк"

https://tnv.ru

09 Июль 2024, 17:51

244

0

Дамир Исхаков: "Татарларга камасутра кирәк"
"Йөрәктән йөрәккә" тапшыруының чираттагы кунагы Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әңгәмә барышында татарларда бик үк кабул ителмәгән тема турында сөйләшеп алдык.

Луиза Закирова: "Каян килде ул идея? Тарихчы кешегә секс турында уйланулар килешәме?"

- Ул идеянең килеп чыгышы бик сәер булды. Төрек-татар лицейларын япкан вакытта, минем бер туган шалтыратты һәм Дамир абый сезгә югары оешмалардан игътибар итәләр диде. Мин шуны уйлап йөргәндә, миңа Хәкимов: "Ул бернәрсә белән дә шөгыльләнми, камасутра яза икән дип ишеттем", диде. Шул вакытта минем белән элемтәгә бер журналист чыкты. Мин шуның белән шөгыльләнәм дип уйлап чыгардым. Моннан соң шау-шу китте, интервьюлар ясый башладылар. Ул темага бик күп әдәбият җыйдым. Хатын "бу көфер почмагыңны кайчан бушатасың", дип әйтә башлады. Андый хезмәт кирәк, чөнки иң күп халыклар - кытайлылар һәм һиндларның хезмәтләре бик күп һәм бик сыйфатлы. Татарда, мөселман халыкларында мондый хезмәтләр юк, ә булырга тиеш. Халыклар исән булган вакытта ул өлкә турында да язарга кирәк.

Тарихчы сүзләренчә, башта ул аны "хайп" буларак башлаган, аннары, уйната торгач, мондый эшчәнлекнең татарга кирәк булуын аңлаган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров