https://tnv.ru
10 Июль 2024, 12:02
1988
0
Актаныш районында куркыныч юл һәлакәтендә Башкортстаннан килгән гаилә булган икән.
Машина рулендәге ир белән аның бер баласы үлә, хатыны, кызы белән малае хастаханәгә озатыла. Табиблар көне буе аларның гомерен саклап калу өчен тырыша. ЮХИДИ идарәсеннән килеп ирешкән мәгълүмат буенча, КИА машинасын йөртүче башта юл кырындагы киртәләрне бәрдерә. Аннары каршы якка чыгып, МАН - йөк машинасы белән бәрелешә.
Аның йоклап киткән булуы ихтимал. Юл инспекторлары машина йөртүчеләргә тагын бер кат иминлек кагыйдәләрен искә төшерде. Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0