Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның бер районында баш кадәр помидор уңышы җыйганнар

Татарстанның бер районында баш кадәр помидор уңышы җыйганнар

https://tnv.ru

16 Июль 2024, 09:50

1278

0

Татарстанның бер районында баш кадәр помидор уңышы җыйганнар
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшәүче Бикмуллина Гөлфания быел помидорларына бай булган. Ул байлык санда гына түгел, аларның зурлыгында да сизелә.

"Алай зур булып үсә торган сорт та түгел иде, суын да аңа башкаларга караганда күбрәк сипмәдем", - ди ул. Теплицада үскән помидорны бер кеше генә ашап бетерерлек булмаган, шуңа Гөлфания ханым балалары белән дә уртаклашкан.

1 килограмм 203 грамм булган уныш фотосын сезгә дә күрсәтәбез.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров