Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән 10 чит ил кешесе РФ гражданлыгы алган

Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән 10 чит ил кешесе РФ гражданлыгы алган

https://tnv.ru

17 Июль 2024, 16:08

44

0

Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән 10 чит ил кешесе РФ гражданлыгы алган
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев ТНВда узган «Җиңү армиясенә кушыл!" марафоны барышында Татарстан Республикасында Оборона министрлыгы белән контракт төзегән 10 чит ил гражданы Россия гражданлыгы алды, тагын 16 гариза карау стадиясендә, дип белдерде.

Спикер ачыклык керткәнчә, документларны дистанцион рәвештә тапшырырга ярамый, чит ил гражданины үзенең шәхесен расларга тиеш. Гражданлык алуга гаризаларны карау вакыты - өч айга кадәр җитәргә мөмкин. СВОда катнашуга контракт төзегән гражданнар өчен ул бер ай тәшкил итә.

«Чит ил гражданины Россия гражданлыгын алганда, ул барлык ташламаларны һәм хокукларны ала", - дип игътибарны юнәлтте Марат Галиев.


Марафон 15 июльдә иртәнге 8дә башланып, 12 сәгать барды. ТНВ һәм ТНВ-Планета каналлары аша марафонны турыдан-туры эфирда меңләгән кеше караган. Студиягә чакырылган 60 кеше чыгыш ясады. Алар контракт буенча хезмәткә кагылышлы мәгълүмат бирде - түләү, хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен социаль яклау чаралары.

Ай башында Татарстан Рәисе карары белән, безнең Республика аша контракт хезмәтенә китүчеләргә түләү арттырылды. Хәзер алар миллион ярымга кадәр акчаны берьюлы ала ала. Көн дәвамында марафон барышын Рүзәл Шәрипов күзәтте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров