Онлайн трансляция

Свернуть

ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага җинаять эше ачылды

ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага җинаять эше ачылды

https://tnv.ru

19 Июль 2024, 13:30

Кичә Яр Чаллы суды Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаның җинаять эше тикшерелгәндә кайда булачагын хәл итте. Тикшерүчеләр судтан - аны изоляторга җибәрүне сорады, әмма адвокаты моның белән риза түгел.

Аны ике көн элек кулга алганнар иде. Кичә Гөлшат Нигъмәтуллинага карата ике маддә - "мошенниклык" һәм "вазифаи вәкаләтләрен арттыру" буенча җинаять эше ачылды. Алар хезмәткәрләргә 6 миллион 700 мең сум премия бүлү һәм аны үзләштерү белән бәйле. Суд залыннан Илдар Сафиуллин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар