Онлайн трансляция

Свернуть

Августта нинди үзгәрешләр гамәлгә керде?

Августта нинди үзгәрешләр гамәлгә керде?

https://tnv.ru

02 Август 2024, 16:43

Бүген җәйнең соңгы ае - август башланды. Гадәттәгечә, айның беренче көненнән Россиядә үзгәрешләр гамәлгә керә. Бала өчен акча алу тәртибе башкача булачак, дәүләт хезмәтләре порталының мөмкинлекләре арта, шәхси йорт төзелешенә кагылышлы яңалык та бар. Тулырак - безнең алдагы күзәтүдә.

5 августтан илдә 17 яшькә кадәр балага бердәм пособия алу өчен гариза бирү тәртибе үзгәрә. Ул кеше хәзерге вакытта яши торган яки вакытлыча теркәлү урыны буенча билгеләнәчәк. Шунда яшәвеңне раслаган документны сорамаячаклар.

Банклар, финанс оешмалары өчен бурычлылар белән эшләүдә яңа таләпләр гамәлгә керә. Хәзер, кешегә кредитны кайтару кирәклеген хәбәр иткәндә һәм аны түләү алымнары хакында сөйләшкәндә - бу әңгәмә язылып барачак. һәм ким дигәндә 3 ел сакланырга тиеш. Бу хакта кешене алдан кисәтеп кую зарур.

Росстандарт оешмасы шәхси торак төзелеше буенча илкүләм стандартларны билгеләде. Анда төзүчеләр өчен архитектура, куркынычсызлык, инфраструктура, материалларга кагылышлы таләпләр күрсәтелә. Яңа ГОСТ сыйфатка кагылышлы мәсьәләрне хәл итә. Шулардан чыгып торакка бәя биреләчәк.

1 августтан дәүләт хезмәтләрен алу гадиләшә. Хезмәт күрсәтү тәртибен онлайн белеп булачак. Мәгълүмат шәхси кабинетта күрсәтелә. Кеше гаризаны кабул итү, аның нәтиҗәсе, социаль ярдәмнән файдалану турында мәгълүматны онлайн күреп торачак.

1 августтан эшләүче пенсионерларга акчаны яңадан исәплиләр. Бу индексация хисабына түгел, 2023 нче елда оешма күчергән иминият түләүләренә бәйле. Өстәмә түләү һәр кешегә шәхси карала. Моның өчен пенсиядәгеләргә гариза язарга кирәкми.

Августта югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамлана. Университетларга документның төп нөсхәсен 3нче августка кадәр тапшырырга мөмкин. Абитуриент түләп укырга җыенса - аның 20 сенә кадәр вакыты бар.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар