https://tnv.ru
23 Август 2024, 11:37
Биектау районының Чернышевка авылы халкы автобуссыз калабыз, дип курка. 17 сентябрьдән «Казан-Усад» маршруты буенча йөрүче транспортны туктатырга җыеналар.
101нче автобус исә 20 ел инде шул юлдан йөри. Авыл халкы ярдәм сорап безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. Монда яшәүче 3 мең кешенең күбесе Биектау һәм Казанда эшли, укый. Әлеге автобуста гына барып җитеп була, диләр.
Транспорт комитетында бу проблеманы ничек хәл итәргә җыеналар? Лиана Бәхтиева белеште.

Бүлешергә
Комментарии 0