Онлайн трансляция

Свернуть

Чечня һәм ЛНР массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре ТНВ медиахолдингында кунакта

Чечня һәм ЛНР массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре ТНВ медиахолдингында кунакта

https://tnv.ru

28 Август 2024, 14:46

72

0

Чечня һәм ЛНР массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре ТНВ медиахолдингында кунакта
Бүген Казанда X Милли массакүләм мәгълүмат чаралары бөтенроссия форумы башланды. Биредә илнең 33 төбәгеннән якынча 300 делегат катнаша.

Илнең төрле төбәкләреннән журналистлар һәм басма җитәкчеләре тәҗрибә белән уртаклашырга һәм Россия халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклауда масс-медиа ролен турында сөйләшергә килде.

Бүген Чечня һәм ЛНР делегатлары Татарстанның иң зур милли медиа-холдингына кергән ТНВ һәм «ШАЯН ТВ» телеканалларында, шулай ук «Болгар радиосы»нда булдылар.

Чечня һәм Луганск Халык Республикасыннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре беренче булып ТНВ виртуаль студиясен күрде. Виртуаль визуализациянең барлык мөмкинлекләрен тиздән ТНВ тамашачылары да күрә алачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров