Онлайн трансляция

Свернуть

Нык татар гаиләсе эталоны - Кукмарадан Газизовлар

Нык татар гаиләсе эталоны - Кукмарадан Газизовлар

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2024, 16:58

31

0

Нык татар гаиләсе эталоны - Кукмарадан Газизовлар
Танылган мәгърифәтче Риза Фәхретдинның бер сүзе бар. Ул «гаилә бозыла барган саен, милләт тә бозыла» дип язган. Бу фикергә - казый булып торган чакта, янына бер-берсе бн килешә алмаган ир бн хатыннар еш килеп, карарлар чыгарып аптырагач, килгәндер. Ни өчен бу фикергә тукталасы иттек? Риза Фәхретдин 19нчы гасырда әйткән сүзләр бүген икеләтә көчле яңгырый.

«Гаилә бозыла икән, милләт бозыла» дигән фикерне кирегә әйләндерсәк, гаилә нык булганда — милләт тә, җәмгыять дә көчле була. Бу — дәүләт дәрәҗәсендә яңгырый торган стратегик программа. Ел саен Республика көне алдыннан Татарстанда бер күркәм традиция бар. Рөстәм белән Гөлсинә Миңнехановалар үрнәк гаиләләр белән очрашалар. Бер яктан, бу бәйрәм тантанасы булса, икенчедән, хакимиятнең гаилә институтына игътибары.

Без хәзер Кукмарага юл тотарбыз. Гаилә очрашуында катнашучылар арасында Газизовлар бар иде. Аларны нык татар гаиләсенең эталоны диясе килә. Күп бала үстерәләр, аларны туган тел мохитендә тәрбиялиләр, гаилә башлыгы Райнур — дин әһеле һәм хатыны Рузилә белән эшмәкәрлек итәләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров