Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Щербаково бистәсендә хокук сакчылары куркыныч картлар йортына юлыккан

Казанның Щербаково бистәсендә хокук сакчылары куркыныч картлар йортына юлыккан

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2024, 09:52

300

0

Казанның Щербаково бистәсендә хокук сакчылары куркыныч картлар йортына юлыккан
Бөтен Татарстанны тетрәндергән вакыйга: Казанның Щербаково бистәсендә хокук сакчылары куркыныч картлар йортына юлыккан. Аны тикшереп чыкканнан соң берьюлы 4 маддә буенча җинаять эше кузгатыла.

Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү, ваемсызлык, мошенниклык, ялган документлар белән эш итү. Картлар йорты вәкилләре анда яшәгән кайбер әби-бабаларның милкен үзенә күчергән, дип саный хокук сакчылары. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, шул рәвешле 100 миллион сум акча үзләштерелгән. Һәм болар барысы да ялган документка нигезләнеп эшләнә.

Ни өчен әлеге хәл турында моңарчы билгеле булмаган? Кемнәр белә торып та, күз йомган? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров