Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Декабристлар урамындагы 156нчы йортта 3 атна эчендә инде икенче тапкыр түшәм ишелә

Казанның Декабристлар урамындагы 156нчы йортта 3 атна эчендә инде икенче тапкыр түшәм ишелә

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2024, 17:00

73

0

Казанның Декабристлар урамындагы 156нчы йортта 3 атна эчендә инде икенче тапкыр түшәм ишелә. Бу юлы юыну бүлмәсендә пластик панельләр белән бергә акшар кисәкләре кубып төшә.

Бәхеткә, берәү дә зыян күрми. Шуңа охшаш хәл август уртасында булган иде. Ул чакта фатир түшәме төнлә - йоклап яткан кешеләр өстенә төште.

Гадәттән тыш хәлдән соң ярты айдан артык вакыт үтте, тик хилафлыклар әле дә төзәтелмәгән диләр. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар