Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадыш районы Югары Сөн авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга өмә белән бәрәңге алдылар

Мамадыш районы Югары Сөн авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга өмә белән бәрәңге алдылар

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2024, 08:58

93

0

Мамадыш районы Югары Сөн авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга өмә белән бәрәңге алдылар
Мамадыш районы Югары Сөн авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга өмә белән бәрәңге алдылар. Алар бәрәңге бакчасыннан ТНВ студиясе белән туры эфирга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, бүген ТНВда 13 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны бара.

Авыл халкы өчен мондый ярдәм күрсәтү яңалык түгел икән. Узган ел алар кишер, чөгендер утырткан булганнар. Эш беткәч, авыл халкы, күмәкләшеп, сайлауга барачак.





Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров