Онлайн трансляция

Свернуть

Россия халкы ярты ел эчендә мошенникларга 9 миллиард сум акча күчергән

Россия халкы ярты ел эчендә мошенникларга 9 миллиард сум акча күчергән

https://tnv.ru

09 Октябрь 2024, 11:15

66

0

Россия халкы ярты ел эчендә мошенникларга 9 миллиард сум акча күчергән
Россия халкы ярты ел эчендә мошенникларга 9 миллиард сум акча күчергән. Бу хакта бүген журналистларга Хөкүмәт йортында сөйләделәр.

Ел башыннан Татарстанда ай-ти өлкә белән бәйле 25 меңнән артык җинаять эше теркәлгән. Иң зур зыян - 20 миллион сум тәшкил итә. Мошенниклар банк, полиция хезмәткәрләре булып шалтырата, төрле схемалар кулланып, кешеләрнең акчасын урлыйлар.

Күптән түгел Казанда яшәүче бер хатын-кыз кырыкалдарларга гомере буе җыйган акчасын бирә, 7 елга кредит ала. Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нишләргә? Бу хакта тулырак Лиана Бәхтиева материалында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров