https://tnv.ru
16 Октябрь 2024, 11:40
1386
0
4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өстәмә ял көне алдыннан россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә.
Җитештерү календаре нигезендә, бәйрәм яллары алдыннан эш атнасы 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 3 һәм 4 ноябрь (якшәмбе һәм дүшәмбе) ял көннәре булачак.
Бәйрәм ялларыннан соң, 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр, дүрт көнлек эш атнасы көтә. Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда БРИКС саммиты уңаеннан мәктәп каникулларын бер атнага иртәрәк күчерделәр. Алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0