Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда авыл балаларының артистлык сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект башлана

Татарстанда авыл балаларының артистлык сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект башлана

https://tnv.ru

17 Октябрь 2024, 11:05

12

0

Татарстанда авыл балаларының артистлык сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект башлана
Авыл балалары үзләрен сәхнәдә сынап карый алачак. Көзге каникуллар вакытында Татарстанда "Видимо-невидимо" дип аталган театраль проект башлана. Аның төп максаты - балаларның артистлык сәләтен ачу һәм аны үстерү. Проектны "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән "Живой город" фонды оештыра.

Бу юлы режиссёр, драматург һәм хореографлардан торган төркемнәр Балтач районының өч авыл мәктәбенә юл тотачак. 6 көндә балалар төрле спектакльләр әзерләп, аларны әти әниләренә, ә соңыннан Казан тамшачысына тәкъдим итәләр. Тулырак Инзилә Хөсәенова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров