https://tnv.ru
30 Октябрь 2024, 09:47
129
0
Татарстан Хезмәт министрлыгы раслаган җитештерү календаре нигезендә, 2025 елда республикада халкы 245 көн эшләячәк һәм 120 көн ял итәчәк.
Аерым алганда, шимбә һәм якшәмбедән тыш, татарстанлылар 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр, 22 февральдән 23 февральгә кадәр (Ватанны саклаучылар көне уңаеннан), 8 марттан 9 мартка кадәр (Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан) ял итәчәк.
Май бәйрәмнәре 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан ял көннәре 6 июньнән 8 июньгә кадәр, 12 июньнән 15 июньгә кадәр татарстанлылар Россия көне уңаеннан ял итәчәк.
2025 елда Татарстан Республикасы көне - 30 август шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне каралмаган. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәргә мөмкин булачак. Татарстанда 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне дә ял көне. Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән башлана.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0