Онлайн трансляция

Свернуть

Дөнья үзгәрә: Климат алмашу Татарстанга ничек булышыр һәм ничек зыян салыр?

Дөнья үзгәрә: Климат алмашу Татарстанга ничек булышыр һәм ничек зыян салыр?

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2024, 16:02

724

0

Дөнья үзгәрә: Климат алмашу Татарстанга ничек булышыр һәм ничек зыян салыр?

Соңгы 10 елда Россиядә уртача температура 0,5 градуска күтәрелгән. Климатта мондый тиз үзгәрешнең әле булганы юк иде, ди белгечләр. Узган атнада һава торышына багышланган зур дөнья саммиты Әзербайҗанда - Бакуда үтте.

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш анда болай дигән. "2024нче елда табигый бәла-казалар гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер илләрдә кеше чыдый алмый торган температура. Дөньяда рекордлы күләмдә яңгыр явуын, гарасат, янгын, корылык күрдек. Кешеләр үз гомерен саклау өчен йортын калдырып китә, эшчеләр эссегә түзмичә егыла, су басудан йортлар җимерелә, уңыш булмаганга балалар ач килеш йокларга ята. Гадәттән тыш кызулыктан саклану чараларын күрергә кирәк".

Белгечләргә ышансаң, 2025 нче ел - кешелек тарихында иң эссесе булачак. Тукайдагыча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява торган көннәр үткәндә калып бара. Кышка да без карсыз керәбез. Киләсе атна нормадан 5 градуска җылырак булачак. Безнең якларда табигатьнең җылынуы - тормыш-яшәешкә нинди йогынты ясый башлады? Аның өстенлеге һәм кыенлыгы нидә булачак? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров