https://tnv.ru
25 Ноябрь 2024, 12:03
181
0
Татарстанда икенче көн рәттән көчле җил дулый. Бүген төнлә ул Биектау районының Шигали авылында - өйләрне утсыз, сусыз һәм җылысыз калдырган. Анда агачлар ут баганаларын аударып, чыбыкларга зыян салган.
Синоптиклар искәртүенчә, бу көннәрдә Республикада җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый һава торышы әле ялларда да сакланачак. Табигать көйсезлеге халыкка тагын нинди сынаулар китергән? Көзге ачы җилләрдән тагын нәрсә көтәргә? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0