Онлайн трансляция

Свернуть

«Майский» теплица комбинатында элеккеге җитәкчесе Илшат Ганиевның бюстын ачтылар

«Майский» теплица комбинатында элеккеге җитәкчесе Илшат Ганиевның бюстын ачтылар

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2024, 13:12

112

0

Яшел Үзән районының «Майский» теплица комбинатында, аның элеккеге җитәкчесе Илшат Ганиевның бюстын ачтылар. Ул моннан бер ел элек 22нче ноябрьдә бакыйлыкка күчте. Быел аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Предприятиегә - легендар җитәкчене искә алырга 800 кешелек коллектив, җитәкчеләр һәм аны белгән дуслар җыелды. Бүгеннән монда теплицаның үзенчәлекле тарихын чагылдыручы музей эшли башлады. Ә бу тарих - Илшат Ганиев идарә иткән чор белән тыгыз үрелгән.

Абруйлы җитәкче, тәҗрибәле оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче һәм хөрмәткә лаеклы шәхес турындагы истәлекләр Инзилә Хөсәенова репортажында

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар