https://tnv.ru
25 Ноябрь 2024, 17:45
96
0
Быел Кыш Бабай Россиянең барлык почмакларыннан, шулай ук Германия, Австрия, Кытай һәм Япониядән балалардан килгән 8 000гә якын хат алган. Бу хакта «Лес чудес» паркы директоры Юлия Таланова «Вечерняя Казан»га биргән интервьюсында сөйләде.
Кыш бабайның Яңа Кырлайдагы резиденциясе ел саен иң изге теләкләр язылган меңләгән хатлар җыю урынына әверелә. Шунысы игътибарга лаек, заманча технологияләр гасырында күп кенә балалар кулдан хат язуларын һәм үз открыткаларын җибәрүен дәвам итәләр.
Элегрәк билгеле булганча, быел аның резиденциясе 1 декабрьдә ачылачак. Теләге булган һәркем татар Кыш бабайның әкияти йортына бара, Кыш Бабай һәм ярдәмчеләре белән аралаша алачак.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0