Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Күп милләтле Россия" дигән журналистлар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Казанда "Күп милләтле Россия" дигән журналистлар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2024, 10:30

12

0

Казанда "Күп милләтле Россия" дигән журналистлар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Кичә Казанда "Күп милләтле Россия" дигән журналистлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Әлеге конкурс 15 ел элек үткәрелә башлаган иде. Быел аңа Россиянең 26 төбәгеннән 620 гариза кабул иткәннәр. Телевизион репортаж, радио язма, газетадагы мәкаләләр - һәрберсе төрле милләт вәкилләренең тормышы, гореф-гадәтләрен чагылдыра. 

Биредә коллегаларыбызны да зурладылар - "Заман көзгесе" тапшыруы "Иң яхшы телепроект" номинациясендә өченче урын яулады. "Болгар радиосы"ның "Дуслык күпере" тапшырулар циклы илнең иң яхшы радиопроект номинациясендә җиңеп чыкты.

Бәйгедә җиңүчеләр белән Рүзәл Шәрипов аралашып кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров