Онлайн трансляция

Свернуть

Атарга ярамый, атмасаң - кеше ашыйлар! Чиплаштыру турында яңа закон этләрне тыеп тоырмы?

Атарга ярамый, атмасаң - кеше ашыйлар! Чиплаштыру турында яңа закон этләрне тыеп тоырмы?

https://tnv.ru

16 Декабрь 2024, 11:10

491

0

Атарга ярамый, атмасаң - кеше ашыйлар! Чиплаштыру турында яңа закон этләрне тыеп тоырмы?

Бу ел ахырына кадәр Дәүләт Советы этләргә кагылышлы яңа закон кабул итәргә мөмкин. Ул фатир, йорт, шәхси хуҗалыкларда булган барлык этләргә дә чип беркетүне күздә тота. Кечкенә флешка кебек тимер кисәген аның тиресе астына кертәчәкләр. Хуҗасы кем? Аңа шушындый электрон мәгълүмат тутырылган була.

Мондый канун күршеләр - Киров, Чувашия, Марий Элда бар икән инде. Шулай ук, Мәскәүдә, Мурманск өлкәләрендә, Бурятиядә кабул ителгән.

“Чарасыз үрдәк суга арты белән чума” диләрме әле? Бу карар аларда да юктан гына кертелмәгән. Ил төбәкләре 2019нчы елдан “Хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт” хакындагы закон кабул ителеп, хуҗасыз этләрне атуны туктаткач килеп чыккан зур проблеманы хәл итәргә тырыша.

Атарга ярамый, атмасаң - кеше ашыйлар. Бөтен проблеманың башын белгечләр - кешенең җавапсызлыгында күрә. Янәсе эт алалар да, туйгач, кирәге беткәч - чыгарып ташлыйлар. Чип исә, социаль җаваплылык индикаторы булачак.  Самосыр бистәсендәге фаҗиганы искә алсак та, Җанна Хөсәенованы этләр талап үтерде. Этләр бар, хуҗасы юк - шуңа җавап тотучы да юк, дигәндәй. Тулырак "Адымнар" репортажында. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров