https://tnv.ru
16 Декабрь 2024, 11:31
30
0
Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның әйткән бер сүзе бар: "сандыкны әллә нигә бер булса да ачып, җилләтеп торырга, мирасын кешегә күрсәтергә кирәк". Әлеге юлларны бүген бер күренекле юбилей уңаеннан искә төшердем. Татарстанның Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Ул 22 ел Айдар Фәйзрахманов җитәклегендә эшли.
Минемчә, шушы 20 кешелек коллектив татарның энҗе-мәрҗәннәрен сандыктан алып, аларны халкыбызга кайтара. Ансамбльнең абруе дисәк, аның Илһам Шакиров тәкъдиме белән оешуын әйтү дә җитәр иде. Бүген репертуарларында 150ләп әсәр бар. Ансамбль аларны сәхнәгә чыгарганчы, олуг хезмәт куя. Татарлар яши торган төбәкләрдә сакланып калган, моңарчы билгеле дә булмаган һәм сирәк яңгыраган җырларны табып башкара. Фәнни-тарихи эзләнүләр, борынгы уен кораллары белән театраль тамаша белән аһәңне җиткерү. Алия Сабирова юбилей концертына халыкка милли мирасны кайтару күзлегеннән карады.

Бүлешергә
Комментарии 0