https://tnv.ru
20 Декабрь 2024, 12:01
24
0
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты, дип яза Рәис матбугат хезмәте.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балаларның теләкләрен белдергән берничә шарны алган.
Әйтик, Әмир белән Самирның әтисе - Лениногорсктан МХОдә катнаша. Балалар велосипед турында хыяллана. Казаннан Владислав космосны өйрәнергә ярата һәм бүләккә интерактив глобус тели. Яшел Үзәннән Камилланың теләге - Никулин циркы тамашасында булу, ә аның энесе футбол бутсылары алу теләген белдергән.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле 2018 елдан бирле үткәрелә. Акциянең максаты - Яңа ел бүләкләре бирү һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен үтәү.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0