Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналында "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны - туры трансляция

ТНВ каналында "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны - туры трансляция

https://tnv.ru

22 Декабрь 2024, 08:40

74

0

ТНВ каналында "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны - туры трансляция

Бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” эфирында “Яңа ел белән, гаилә” исемле 12 сәгатьлек телемарафон узачак һәм Татарстанда Гаилә елына йомгак ясалачак.

Туры эфир барышында Кыш Бабайлар йөреше оештырылачак һәм көн ахырында “Народный Дед Мороз Татарстана!” бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар.

  9:00 сәгатьтән алып 21:00 сәгатькә кадәр ТНВ студиясеннән туры эфирда 50дән артык Татарстанның ватанпәрвәр, музыкаль, спорт һәм актив гаиләләре кунак булачак. Эфирның махсус кунаклары булып уникаль гаилә киләчәк, анда 11 Ватанны саклаучы СВО зонасында хәрби бурычларын үти. Махсус телемарафон өчен “7 дней” программасы хәрби хәбәрчеләре СВО зонасында Татарстан хәрбиләре белән очрашачак һәм алар гаиләләренә сәламнәр юллый һәм Яңа ел белән котлый алачак.

 Морев-Максимовлар гаиләсендә 11 Ватанны саклаучы СВО зонасында хәрби бурычларны үти. Морев-Максимовлар - Архив эше буенча дәүләт комитеты үткәрә торган "Гасырлар тарихында гаилә кайтавазы" фестивале җиңүчеләре.

Бу көнне эфирда кызыклы танышу тарихлары сөйләнеләчәк. Мәсәлән, бер пар ТНВның “Башваткыч” тапшыруында танышкан була, икенче гаилә телемарафонда туй көннәрен билгеләп үтәчәк, чөнки алар 22 декабрьдә өйләнешкәннәр. Шулай ук Россия һәм Татарстан өчен мөһим Гаилә елында туган парлар һәм балалар көтелә. “Яңа ел белән, гаилә!” телемарафонында 100 бала катнашачак. Иң кечкенәсенә нибары 6 ай.

Тамашачылар өчен ТНВның өч пар алып баручылары: Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Идел Кыямов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов, Алия Хәйретдинова һәм Иван Остроумов, шулай ук “ШАЯН ТВ”ның нәни алып баручылары эшләячәк.

Яңа ел алдыннан тамашачыларны эфирда бәйрәм рухы, тылсым, фокуслар, бүләкләр, йолдызлы Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары, шулай ук музыкаль күчтәнәчләр көтә.
Йолдызлы кунаклар һәм аларның гаиләләре катнашында “Болгар радиосы”ннан 12 туры кушылу планлаштырылган.

"Яңа ел белән, гаилә!" телемарафоны тәмамланыр алдыннан берьюлы берничә гашыйк парның никахларын теркәү тантанасы узачак.

Трансляцияне “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларыннан кала ТНВның ВКонтакте рәсми төркемендә дә карап булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров