https://tnv.ru
22 Декабрь 2024, 12:03
64
0
Гаилә елына йомгак буларак ТНВ каналында узучы "Яңа ел белән, гаилә!" телемарафонында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова кунак булды.
Ул тамашачыларыбызга рәсми мәгълүматлар җиткерде.
Эльвира Әхмәтова алып баручыларның статистикага кагылышлы сорауларына да җавап бирде. Быел гаилә коручы егетләр өчен актив яшь 25-29 булган, барлык өйләнешүчеләрнең 28 проценты шушы яшькә туры килә. Уртача алганда, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга. Кияүгә чыгучы кызларның 36 процентының яше шундый.
"ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда 22235 өйләнү очрагы теркәлде. Шуларның 15 меңнән артыгы никахы теркәлүне тантаналы итеп үткәрде. 11 ай эчендә 32359 бала дөньяга килде. Шуның 15465е – кыз бала, бу 48 процентны тәшкил итә", дип санап үтте Эльвира Әхмәтова.
«11 ай эчендә ир балалар күбрәк туган. Ләкин әле бу елның соңгы статистикасы түгел», дип искәртте ул.
Эльвира Әхмәтова матур татар исемнәре кушучы гаиләләрнең арта баруын әйтеп, кыз балаларга Дилбәр, Сөембикә, Сәрвиназ, Зөбәйдә кебек исемнәр кушылуын, малайларга Исмәгыйль, Мирсәет, Рамазан, Ислам кебек исемнәр бирелүен әйтте.

Бүлешергә
Комментарии 0