https://tnv.ru
25 Декабрь 2024, 13:54
7
0
Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы авиаһәлакәттә якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклаша. Ул Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевка телеграмма юллады.
"Сезнең илнең тугандаш халкы белән бергә - без дә зур хәсрәттә" - ди Рәис. Татарстан Рәисе зыян күргәннәргә тизрәк савыгуларын теләде. Пассажирлар арасында Россия, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан гражданнары була.
Бүген Актау шәһәре янында Азәрбайҗан авиалинияләре самолеты фаҗигагә тарыды. Ул Бакудан Грозныйга очкан. Самолетта 62 пассажир һәм экипажның 5 әгъзасы була. 38 кеше һәлак була, 29ы исән калган. Беренчел фаразлар буенча, лайнерга кошлар төркеме бәрелгән булырга мөмкин. Әлегә тикшерү бара.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0