Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр Казаннан 18 тонна мандарин алачак

Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр Казаннан 18 тонна мандарин алачак

https://tnv.ru

26 Декабрь 2024, 11:37

11

0

Яңа ел алдыннан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр Казаннан 18 тонна мандарин алачак
Яңа ел алдыннан Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче халыкка 1 мең әрҗә, ягъни 18 тонна мандарин җибәреләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сүзләренчә, ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гуманитар ярдәмне әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрнең, беренче чиратта балаларның кәефен яхшырту өчен әзерләдерләр.

«Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә безнең котлауларыбызны җиткерегез. Мандариннарын Яңа ел кәефен тудыру өчен җибәрәбез. Яңа 2025 ел тынычлык алып килсен. Казан халкыннан һәм җиңүгә ышанган һәм тыныч тормыш теләгән барлык кешеләрдән — хәерле юлга!» - дигән Илсур Метшин.

Фурага 1 мең әрҗә мандарин төягәннәр - гуманитар ярдәмне «Привоз» җиләк-җимеш һәм яшелчә базасы җыярга ярдәм иткән. «Игелекле Казан» фонды астында җибәрелгән йөк тулысынча җиләк-җимештән тора – бу җимерелгән шәһәрләрдә яшәүчеләргә күңел күтәренкелеген тоярга һәм бәйрәм якынлашуын тоярга ярдәм итәчәк. 

Фото: Марат Мугинов, kzn.ru





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров