Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды

https://tnv.ru

09 Январь 2025, 10:25

46

0

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды
Бүген Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды, ул нибары ике көн дәвам итәчәк - 9 һәм 10 гыйнвар (пәнҗешәмбе һәм җомга).

Киләсе кыскартылган атна май бәйрәмнәрендә генә көтелә. Аларда 2025 елда дүрт ял көне булачак — 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Хезмәт министрлыгы раслаган җитештерү календаре нигезендә, 2025 елда республикада яшәүчеләрнең 245 эш көне һәм 120 ял көне булачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров