Онлайн трансляция

Свернуть

Кышкы яз: Менделеевскида тал песие чәчәк атып утыра, Яр Чаллыда агачлар бөреләнгән

Кышкы яз: Менделеевскида тал песие чәчәк атып утыра, Яр Чаллыда агачлар бөреләнгән

https://tnv.ru

13 Январь 2025, 17:55

Халык социаль челтәрләргә фотолар урнаштыра. Менделеевскида тал песие чәчәк атып утыра, Яр Чаллыда агачлар бөреләнгән, яфрак ярырга әзерләнәләр кебек. 

Гыйнвар өчен аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Быел хәтта Байкал күле дә тулысынча боз белән капланмаган. Мәскәүдә исә гыйнвар ахырына кадәр түбән температура һәм явым-төшем көтелми, диләр.



Кар катламының калынлыгы да 2-5 сантимердан артмаячак икән. Ә менә республикада бүген һәм алдагы көннәрдә кар көтелә. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Төнлә 10 градус тирәсе салкын, көндез температура минус 6-8 градусны тәшкил итәчәк, ди синоптиклар. Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.

Фото: t.me/vkazani, t.me/mendeleevsk_novosti

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар