Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан хакимияте: ТР предприятиеләренә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар һәм җимерүләр юк

Татарстан хакимияте: ТР предприятиеләренә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар һәм җимерүләр юк

https://tnv.ru

20 Январь 2025, 08:17

159

0

Татарстан хакимияте: ТР предприятиеләренә БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар һәм җимерүләр юк
Бүген иртән пилотсыз очкычлар Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм ясарга тырышып карадылар. Яклау чаралары комплексы кабул ителде. Нәтиҗәдә, барлык БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан хакимияте хәбәр иткәнчә, корбаннар һәм җимерүләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү эшен дәвам итә.

Беренче хәбәрләрдән соң Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов урынга килде. Ул барлык кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә ала. Барлык предприятиеләр штат режимында эшли.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар