https://tnv.ru
04 Февраль 2025, 16:10
158
0

Беренче февральдән 40 төрдәге пособие күләме инфляция күрсәткеченә карап, арттырыла. Быел ул 9 бөтен уннан 5 проценты тәшкил итә. Әйтик, бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган акча - 26 мең 941 сумга җитәчәк. Шундый ук суммадагы түләү баланы уллыка алган гаиләләргә бирелә. Яшь ярымга кадәр декрет ялында утыручы әниләр ай саен кимендә 10 мең сум алып барачак. Әлеге пособиенең иң югары күрсәткече - 69 мең сумга җитә. Инфляция күләменә карап, ана капиталы суммасы да арттырыла. Беренче балага ул 690 мең сум, икенче һәм аннан соң туганнарына 912 мең сум булачак.
СВОга үз теләге белән китүчеләр - "хәрби хәрәкәттә катнашучы" таныклыгын гариза бирмичә дә алачак. Россия хөкүмәтенең бу хактагы карары 2нче февральдән гамәлгә керә. Әлеге документ аларга хәрби хәрәкәт ветераны статусын һәм закон буенча каралган ташламалар алу хокукын бирә. Бу югары пенсия, яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге, милеккә салымнан азат ителү һәм башкалар.
Тулырак ТНВ репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0