Онлайн трансляция

Свернуть

Биология фәннәре докторы: "Мондый һава торышы куяннар өчен бик куркыныч"

Биология фәннәре докторы: "Мондый һава торышы куяннар өчен бик куркыныч"

https://tnv.ru

05 Февраль 2025, 16:33

199

0

Биология фәннәре докторы: "Мондый һава торышы куяннар өчен бик куркыныч"
ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруы барышында КФУ галиме, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов урамда торган һава торышын куяннар өчен куркыныч дип атады. 

"Мондый һава торышы куяннар өчен бик куркыныч. Алар кышка ак тун белән капланалар. Җылы көннәр килеп җитте, хәтта урманда кайбер җирдә кар калмый, ә басуларда, гомумән, ямь-яшел уҗым. Куяннар ап-ак тап булып, төлке, бүре, ябалак кебек ерткыч хаваннарга корбан булып күренеп торалар", - дип сөйләде ул. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар