Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә экскурсия үткәрүчеләр өчен яңа таләпләр гамәлгә керәчәк

Россиядә экскурсия үткәрүчеләр өчен яңа таләпләр гамәлгә керәчәк

https://tnv.ru

24 Февраль 2025, 16:15

16

0

Россиядә экскурсия үткәрүчеләр өчен яңа таләпләр гамәлгә керәчәк
Нәкъ бер атнадан Россиядә экскурсия үткәрүчеләр өчен яңа таләпләр гамәлгә керә. Аларны тыңлый башлаганчы - таныклыгыгыз бармы дип сорый аласыз. Экскурсия алып бару өчен гидлар имтихан тапшырырга һәм рөхсәт алырга тиеш.

Татарстанда бүген 600дән артык гид эшли дип исәпләнә. Эшчәнлекне көйләүче документ булмагач - төгәл исәп алып барылмый.

Шунысы билгеле, алар төрле һөнәр ияләре. Тарихтан бөтенләй ерак торганнары күп икән. Шуңа күрә бу сынауны тарихчылар уңай кабул итте. Татар тарихын бүген кем сөйли, ничек итеп җиткерә? Бер вакыйганы берсе бертөрле, икенчесе бөтенләй башкача бәян итү очраклары бар. Тарихи шәхесләребез буенча да шул ук хәл. Экскурсиядә - туристны кызыктыру белән тарихи хакыйкатне саклау арасында - алтын урталык кайда?



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар