Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ караучылары ярдәме белән алты яшьлек Мирослав Кытайда дәвалану узачак

ТНВ караучылары ярдәме белән алты яшьлек Мирослав Кытайда дәвалану узачак

https://tnv.ru

26 Февраль 2025, 15:10

146

0

ТНВ караучылары ярдәме белән алты яшьлек Мирослав Кытайда дәвалану узачак

Без бүген Казанда яшәүче Неськиннар гаиләсеннән сөенечле хәбәр алдык. Алты яшьлек Мирославны дәвалау өчен акча җыю турында репортаж эфирга чыкканнан соң, кирәкле бар акча тупланган. Ул бер миллион 750 мең сумны тәшкил итә. Аларның гаиләсе берничә ел элек авариягә эләгә. Әтисе дә, улы да инвалид булып кала. Малайны Кытайда тернәкләндереп була дигәннәр. Анда Мирославны апрельдә көтәләр. Неськиннар бүген һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде.

"Күп кеше битараф булмады. Ике атна эчендә без Кытайда дәвалану өчен кирәкле сумманы җыя алдык. Илшат Юныс улына, ТНВ коллективына һәм безгә ярдәм иткән барлык игелекле кешеләргә зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән без Кытайда дәвалана башлыйбыз һәм улыбызның хыялын тормышка ашыра - яңадан йөри алачакбыз. Барыгызга да зур рәхмәт!", - дип рәхмәтен белдерделәр Алена һәм Денис Неськиннар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар